Шәмәрдән балалар сәнгать мәктәбе укучылары II Бөтенроссия «Увинский Камертон» дип исемләнгән тынлы һәм эстрада-джаз оркестрлары фестивалендә катнашты
Коллектив II дәрәҗә Лауреаты исеменә лаек булды
Хөснулла һәм Аллаһиар Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының тынлы оркестр бүлегендә укучы балалар (укытучысы Фәтхуллин А.А., концертмейстеры Масленникова Е.В.) җитәкчелегендә II Бөтенроссия «Увинский Камертон» дип исемләнгән тынлы һәм эстрада-джаз оркестрлары фестивалендә катнашты.
Коллектив Татарстан Республикасын, Саба районын лаеклы тәкъдим итте һәм конкурс йомгаклары буенча II дәрәҗә Лауреаты исеменә лаек булды.
Бу югары казаныш — бөтен Саба районы өчен зур горурлык! Яшь музыкантлар районыбызны Бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим иттеләр, тагын бер тапкыр талантларын һәм осталыкларын расладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев