“Талантымны ачу өчен Сабага кайту кирәк булган”
Талантлы, кулы эш белгән кеше беркайда да югалмый. Олы Нырты авылында яшәүче Вячеслав Грате үз куллары белән әкиятләр ясап, курчакларга җан өрә торган оста. Ә аның тормыш иптәше Зөлфия Дробатухина иренә илһам чыганагы гына түгел, иң беренче тамашачысы һәм төп ярдәмчесе дә. Алар бергәләп могҗизалар тудыралар.

“Безне сәнгатькә мәхәббәт кавыштырды”
Олы Ныртыда туып-үскән Зөлфия Рифхать кызы һәм Вячеслав Тихоновичны 1997 елда Чиләбе шәһәре таныштыра. Зөлфия ханым 1973 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәни-агарту училищесында хореограф белгечлеге ала. Кияүгә чыгып, 1976 елда Чиләбегә барып урнашалар. Әмма беренче никах озын гомерле булмый. Чиләбе мәдәният институтын тәмамлап, ул хореограф буларак сәнгать дөньясына чума. “Үзем яхшы бию коллективлары булдырдым. Бик зур казанышларга ирештек. Зур уңышлар яулаган сәхнә осталары буларак, бүләк итеп коллективымны Кара диңгезгә алып бару мөмкинлеге бирәләр иде. Көннәрнең берендә Вячеслав Тихонович белән танышып, гаилә кордык”, – дип сөйли ул. Лаеклы ялга чыккач, Олы Ныртыда яшәүче әнисе белән апасы авырту сәбәпле, 2014 елда туган авылына күченеп кайтырга туры килә. Ул вакытта ире Чиләбедә яшәп кала. Әмма Олы Ныртыга кунакка кайткач, әлеге төбәк аның да күңеленә якыная. Ул да 2020 елда бирегә яшәргә кайта. Зөлфия Рифхать кызы бер ел Олы Нырты мәктәбендә балаларга бию дәресләре алып бара.
“Сез 30 ел элек Зөлфиянең ничек итеп биюен күрсәгез икән!... Профессиональ биюче буларак, аның нәфис хәрәкәтләренә күз иярми, ул оча, минем бу матурлыктан башларым әйләнә иде. Сәнгать дигән серле дөньяга мине ул алып керде. Беренче танышкан көнне үк без аның белән драма театрына, икенче көнне операга бардык. Аннары үзләренең коллективлары концертын күрсәтте. Мин техник белемле булсам да, табигатем белән сәнгатькә якын кеше. Зөлфиянең минем хыялымдагы хатын-кыз икәнлеген шунда ук тоеп, без бер гаилә булдык. Монда кайтып күргәч, минем бу төбәк җаныма ятты. Җирлек халкы бик җылы кабул итте, тиз арада үз күрде. Башта нәрсә белән шөгыльләнәсен дә белмичә, биредә яшәргә калдык. Мин генә түгел, туганнарым да бирегә кунакка кайтып, Сабага, гомумән, Татарстанга сокланып киттеләр”, – дип сүзгә кушыла Вячеслав Тихонович.
Ул беренче елларны татар мохитендә авыррак булуын да яшерми, Зөлфия ханым аңа гел татарча өйрәнү турында искәртеп тора. Көн саен бер фраза өйрәнергә тырыша. Кайбер сүзләрне тиз отып алса да, үзе әйтүенчә, татар теле бик җиңелдән бирелергә уйламый.
"Арт-Грате" марионеткалар театры – Татарстанда бердәнбер
Чиләбедә 3D анимация, мультфильмнар ясау белән мавыккан гаилә башлыгы клуб мөдире булып эшләүче хатыны Зөлфиягә теләктәшлек күрсәтеп, курчак театры оештырырга дигән фикергә килә. Интернеттан әлеге яңа юнәлешне җентекләп өйрәнә, курчаклар ясый башлый. Чәбия-Чүрчи авылында 2021 елда “Арт-Грате” дип аталган марионеткалар театры менә шулай барлыкка килә. Марионеткалар дөньяда иң авыр курчак төрләреннән санала. Шул ук вакытта башка курчакларга караганда аның мөмкинлекләре дә күбрәк. Өстенлеге шунда: курчакларның авызы ачыла-ябыла, аяклары йөри, кул бармаклары селкенә, башлары борыла һ.б. Курчак җепләргә яки тимер чыбыкка тагылган һәм шулар ярдәмендә хәрәкәткә китерелә. Иҗади гаиләнең беренче «Про Федота-стрельца, удалого молодца» спектакле барлыкка килә. Беренче тамаша җитәкчелек тарафыннан зур хуплау һәм теләктәшлек таба, бу аларны тагын да рухландыра. Яшь театрны төрле фестивальләргә, күргәзмәләргә, слетларга чакыра башлыйлар. Репертуардагы икенче спектакль – «Вершки и корешки» тамашасын җирлек һәм тирә-юнь авыллары халкы бик яратып карый, шулай ук Кукмара, Балтач, Арча, Биектау, Казанда чыгыш ясап, тамашачыларның көчле алкышларына күмелә. Иң сокландырганы шул: Вячеслав Тихонович курчакларны үзе ясый, бергәләп уйнаталар, рольләрне яңгыраталар.
2025 елда иҗади гаиләнең мөмкинлекләрен һәм осталыгын бәяләп, республика хөкүмәте марионеткалар театрын үстерү өчен “Арт-Грате” театрын грант белән бүләкли. Әлеге сумма аларга Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Кәҗә белән Сарык» әкиятен сәхнәләштерү ниятләрен тормышка ашырырга мөмкинлекләр бирә. Әлеге эшнең никадәр катлаулы, зур һөнәри осталык сорый торган булуы белән бергә, бик тә чыгымлы булуын да яшермиләр. Вячеслав Тихонович кебек осталар кулында полимер балчык төрле әкият геройларына әверелеп, һәр курчакка үзенең күңел җылысын сала. Әлбәттә, Зөлфия ханым иренең иң көчле терәгенә әйләнгән.
“Бу эшне Зөлфиясез күз алдына китереп булмый. Ул чын мәгънәсендә сәнгать, мәдәният кешесе. Курчакларның костюмнарын ул тегә. Гомумән, репертуар сайлаудан башлап, сценарий язу, сәхнә бизәлеше, курчаклар ясау, аларны хәрәкәтләндерү элементларын эшләү, кыскасы, курчаклар сәхнәгә менгәнче бик авыр һәм катлаулы иҗади процесс үтелә. Мин башта курчакларны агачтан, пенопластан эшләдем. Хәзер полимер эшләрендә кулланыла торган кызыл балчыктан файдаланам. Бу эш бик тә четерекле”, – ди Вячеслав Грате.
Олы Ныртыда күпфункцияле мәдәният йорты ачылгач, биредә иҗат итәргә мөмкинлекләр зур булуын искә алып, “Арт-Грате” марионеткалар театры да бирегә күчерелә. Биредә Вячеслав Тихонович сәнгать җитәкчесе вазифасын алып бара. Әлбәттә, иҗади хезмәттә һәрвакыт район мәдәният бүлегенең ярдәменә таяныла.
Районыбызда үз репертуарлары, үз тамашачылары, үз курчаклары булган марионетка театры эшләве зур шатлык, олы дәрәҗә. Үзләре әйтүенчә, әлеге юнәлештәге театр Татарстанда бердәнбер санала.
“Уйнаган саен шомара гына барабыз”
“Мин артист түгел, әмма ешрак чыгыш ясаган саен шомара, остара барабыз. Ярты елга бер генә тамаша күрсәтсәң, әлбәттә, дулкынлану да сизелә, сәхнә осталыгы да сүлпәнәя. Бу безнең театрда гына түгел, һәрбер эштә дә шулай. Безнең хезмәт аеруча үз өстеңдә эшләгәнне ярата. Шуңа да тәнәфесләр ясамаска, даими кабатлап торырга тырышабыз”, – ди Вячеслав Тихонович.
Ул шулай ук 40 минут буе бер үк вакытта курчакларны сөйләтеп тә, хәрәкәтләндереп тә тору бик кыен икәнлеген дә әйтә. Мәсәлән, бәрән сикереп кенә калмый, сөзә дә. Кәҗә аяклары белән мичкәне бәреп ега. Курчаклар сумканы да кулларына күтәреп бара, агачка да менә алалар. Аларның һәрберсен шулай хәрәкәтләндерү мөмкинлеге булдыру өчен ифрат вак һәм катлаулы эш башкарырга кирәк. Олы театрларда һәр персонаж белән аерым кеше идарә итсә, марионеткалар театрында андый мөмкинлек юк. Андагы махсус сәхнә конструкциясенә бары ике кеше генә сыя. Шуңа да Вячеслав Тихоновичның үзенә бер үк вакытта 3-4 курчак белән уйнарга туры килә.
“ Ә бит кул икәү генә. Тагын да камилләшәсебез килә. Чираттагы спектакль турында уйланабыз. Тамашачыга кыскарак чыгышлар ошый, төрле персонажлар уйлап табып, аларга музыкаль номерлар булдыру турында хыялланам. Аның өчен безгә үсәргә дә үсәргә әле. Мин гел бер эш белән шөгыльләнергә, бер урында торырга яратмыйм, миңа эшчәнлегемне төрләндерергә, алга таба барырга кирәк”, – ди әңгәмәдәшем.
Аның эшенең никадәр кыенлыгын аңлап, Зөлфия ханым инде курчакларны тавышландырырга, ягъни рольләрне яңгыратырга да өйрәнгән. Алар шулай бергәләп сәнгатьтә матур дуэт булдырганнар. Әлбәттә, парлап, бер-береңә терәк булып эшләгәндә теләсә кайсы хезмәт тизрәк буйсына.
“Ирем бик талантлы кеше. Күзләр генә тимәсен, аның нәрсәгә генә тотынса да кулы эшкә ятып тора. Ул спортта да сынатмый, рәссам да, йорт җиһазларын да үз куллары белән ясый. Техниканы да яхшы белә, шахмат уйнарга бик оста. Бильярдта да җиңү гел аның ягында. Йорттагы бөтен төзелеш эшләрен үзе башкара. Мин аның курчакларны бер үк вакытта хәрәкәтләндерерү һәм тавышландыру сәләтенә сокланам. Ул барын да яттан сөйли. Мин алай булдыра алмыйм. Төрле фестивальләргә, Казанга күргәзмәгә баргач та бездән өзек кенә булса да күрсәтүебезне сорыйлар. 2024 елда Казан Сабантуенда да катнаштык. Бик яраттылар. Безнең зур гәүдәле татар милли киемендәге Рифхать исемле күрчагыбыз бар. Аның яныннан беркем дә игътибарсыз китмәде, һәрберсе туктап кулын кысып китте”, – ди Зөлфия ханым.
“Миңа элегрәк син курчак театры ачачаксың дисәләр, көлгән генә булыр идем. Чөнки бу эш бөтенләй таныш булмаган бер өлкә иде. Мин моңа сәләтем барлыгын да белмәдем. Димәк, талантымны ачар өчен Сабага кайтырга кирәк булган. Монда яңа яктан ачылдым”, – ди “Арт-Грате” марионеткалар театры җитәкчесе Вячеслав Грате.
Тулырак фоторепортажда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев