Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Мәдәният

«Татарстанда Җәй» проекты: Иштуганда «Кичке моңнар» концерты узды

Чарага авыл халкы, өлкәннәр һәм яшь буын вәкилләре җыелып, борынгы көйләр, ретро-җырлар һәм заманча эстраданы тыңлап хозурланды.

  Республика күләмендә игълан ителгән «Татарстанда Җәй» проекты кысаларында Иштуган авылы мәдәният йорты каршында халкыбызның рухи байлыгын барлауга багышланган күркәм чара – «Кичке моңнар» дип аталган концерт булып узды.

  Җылы җәйге кичтә мәдәният учагы тирәсенә авыл халкы, өлкән буын вәкилләре һәм яшьләр җыелды. Көн дәвамында эштән арып килсәләр дә, тамашачыларның күңелләрендә бары тик шатлык һәм күтәренкелек хөкем сөрде. Чараның максаты — халыкны милли моңнар белән таныштыру, аларны берләштереп, ял иттерү иде.

   Концерт программасы бик бай һәм төрле булды. Сәхнә түреннән татар халкының борынгы көйләре, ретро-җырлар һәм заманча эстрада әсәрләре яңгырады. Мәдәният йортының үзешчән артистлары, үзләренең сәләтен күрсәтеп, тамашачыларның алкышларына күмелде. Алар башкарган җырларда туган якка, әти-әниләргә, мәхәббәткә һәм тугрылыкка дан җырланды. 

  Иштуган мәдәният йорты коллективына мондый матур кичә оештырганнары өчен зур рәхмәт! Алга таба да шундый ук җанлы, күңелле очрашулар насыйп булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев