Коллективны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Халык җыры чишмәсе тагын да яктырак яңгырасын, ә туган мәдәнияткә мәхәббәт кешеләрне берләштерүен дәвам итсен!
Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында «Без бер агач ботаклары»дигән төбәкара фин-угор халыклары фестиваль конкурсы булып узды.Конкурс фестиваль фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү, үзенчәлекле фольклор коллективларын һәм башкаручыларын ачыклау, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту һәм Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә хөрмәт күрсәтү максатларында үткәрелә.Татарстан, Мари Эл, Мордовия һәм Удмуртия вәкилләрен берләштергән бу зур вакыйга пленар утырыш белән ачылды.
Фестиваль программасында-фин-угор милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл , форумның РФ фин-угор халыклары ассоциациясенең яшьләр советы лидерлары белән Яшьләр секциясе, шулай ук турыдан-туры трансляцияле шоу форматында фин-угор халыкларының төбәкара фестиваль-конкурсы. Иштуган мәдәният йортының "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы "Халык вокалы (Ансамбль башкаруы)"номинациясендә үз иҗатын лаеклы тәкъдим итте һәм 3 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.Коллектив җитәкчесе Иванова Светлана Семеновна Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев