Түбән Шытсуда «Дуслар белән җырлы кич»: күрше авыллар бер сәхнәдә очрашты
Районның сигез мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларга төрле буын җырлары, биюләр бүләк итте, ә чара ахырында кунакчыллык өчен зур рәхмәтләр әйтеп, күтәренке кәеф белән таралыштылар
22 июль көнне кичен, Түбән Шытсу авылының мәдәният йорты каршында «Дуслар белән җырлы кич» дип исемләнгән зур урам концерты гөрләде. Бу матур традициягә әверелеп баручы чарага күрше-тирә авыллардан кунаклар килде һәм табигать кочагында урнашкан ачык сәхнә бер мизгелдә районның иҗади үзәгенә әйләнде.
Концерт программасы бик бай эчтәлекле иде. Анда Саба районының татар милли-мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертүче Түбән Шытсу, Сатыш, Тенеки, Елыш, Йосыф Алан, Туктар, Иске Икшермә, Арташ авылларының мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Сәхнәдә төрле буын вәкилләре чыгыш ясады: өлкәннәр яшьлек җырларын сузса, яшь артистлар заманча эстрада номерлары һәм дәртле биюләр башкарды.
Һәр чыгышны тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Авылдашлар арасындагы дуслык җепләрен ныгыткан бу очрашуда күңел җылысы, ихлас елмаюлар һәм шатлык яшьләре бергә кушылды.
«Мондый кичәләр бик кирәк. Күрешеп аралашу, рәхәтләнеп җырлау-бию — үзе бер гомер. Оештыручыларга зур рәхмәт!» — диде концертка килгән өлкән яшьтәге апа, күзендәге шатлык яшьләрен сөртеп.
Чара ахырында Түбән Шытсу авылы мәдәният йорты директоры барлык катнашучыларга иҗади хезмәттәшлек дәвамлы булсын дигән теләкләрен җиткерде. Концерт бер сулышта узды һәм анда катнашкан һәркемнең йөрәгендә җәйге якты хисләр, туган якка карата горурлык һәм кабат очрашу өмете калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев