Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 майдан акчалата бирелә торган пенсияне «Россия почтасы» гына китерәчәк

Федераль закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, 1 майдан Татарстанда һәм бөтен ил күләмендә акчалата бирелә торган пенсияне «Россия почтасы» гына китерәчәк. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Китереп бирү оешмасы сыйфатында «Илтеп бирү хезмәте» акционерлык җәмгыятен сайлаган пенсионерлар күрсәтелгән көннән башлап почта элемтәсе бүлекләренә күчерелә. Бу пенсия алучыларны чакырмыйча һәм гариза бирмичә генә башкарыла. Пенсионерларның шәхси счетларында китереп бирү оешмасын Россия Социаль фонды белгечләре мөстәкыйль рәвештә үзгәртәчәк», - диде ул.

Әлеге үзгәрешләр «Почта элемтәсе турында» Федераль закон һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы Федераль закон белән билгеләнгән. Хәзерге вакытта Татарстанда 1,1 миллионнан артык пенсионер яши. «Россия почтасы» бүлекләрендә – 234,8 мең, китереп бирү оешмалары аша – 76,2 мең, кредит оешмалары аша 805,9 мең кеше пенсия ала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-maidan-akcalata-birela-torgan-pensiyane-rossiya-poctasy-gyna-kiteracak-5869254

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X