Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«23 плюс 8»

6 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «23+8» бәйрәм концерты оештырдылар. Чара гадәти булмаган форматта узды, берьюлы ике бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелде.

Концертны мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Акварель» халык бию коллективы, Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы һәм «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалы катнашучылары әзерләде. Котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев  чыгыш ясады. Концертның беренче минутларыннан ук яхшы мохит барлыкка килде. Концерт программасы җанлы җырлар, эчтәлекле шигырьләр, халык һәм заманча биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдән тормышыбызны җылы, матур һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга адресланган рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Ватанны саклаучылар көне – ул барлык ир-атлар, яраткан, якыннарын һәм Ватаннарын яклау өчен теләсә кайсы минутта сафка басарга әзер торучыларның бәйрәме. Бәйрәм кунаклары шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф белән тулыланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев