24 декабрь көнне Татарстанга -33 градус салкыннар килә
Һава шартларының кискен үзгәрүе сәбәпле, халыкка чиктән тыш сак булырга киңәш ителә.
Татарстан биләмәсендә 23 декабрьдә суыклар башланчак. Көндез кар, буран һәм бозлавык белән бергә барган салкын атмосфера фронты һава температурасының кискен төшүенә китерәчәк. Әгәр иртән температура -7 градус булыр дип фаразланса, кичкә термометр баганалары -17 градуска кадәр , ә көнбатыш һәм төньяк районнарда -24 градуска кадәр төшәчәк.
Салкыннарның иң югары ноктасы алдагы көннәргә туры киләчәк. 24 декабрьгә каршы төндә үк температура -30 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда урыны белән -33 градуска кадәр. Чәршәмбе көндез -18дән -23 градуска кадәр көтелә. Синоптиклар иң көчле салкыннарны -33 градуска кадәр төнлә, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә республиканың көнчыгыш районнарында көтәләр.
Вәзгыятьне бары тик чираттагы атмосфера фронты гына коткара алачак. Метеорологлар исәпләвенчә, җомга киченә, 26 декабрьдә -6дан 11 градуска кадәр җылытачак. һава шартларының кискен үзгәрүе сәбәпле, халыкка чиктән тыш сак булырга киңәш итәләр. (КП Казань)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев