29 июнь көненә йолдызлар фаразы
Йолдызлар ни вәгъдә итә?
Кучкар. Бүген сез бигрәк тә ярдәмчел булырсыз. Ләкин иң беренче чиратта ярдәм сораган кешегә игътибар итегез.
Үгезбозау. Телегезне тыярга туры килер, артыгын сөйләп ташлавыгыз ихтимал. Иң яхшысы — электрон рәвештә язышу.
Игезәкләр. Кичтән мәҗлес булган ахры, сәламәтлегегез бераз какшабрак тора. Ялгыз калып ял итегез, аралашудан тыелып торыгыз.
Кысла. Бер кеше эшләми дип кул төшермәгез, мөһим бурычларны хәл итеп бетерергә тырышыгыз.
Арыслан. Сөйләшүләр өлкәсендә уңыш елмаер, перспективалы партнерларны үз ягыгызга аудара алырсыз.
Кыз. Кулдагы документларга аеруча игътибарлы булыгыз, тирәгездә махинацияләр баруы ихтимал.
Үлчәү. Карарлар кабул иткәндә акрын кыймылдамагыз, кыюрак булыгыз.
Чаян. Бәхеттән күкнең җиденче катында булырсыз: уңышлы контрактлар, очрашулар, сатып алулар...
Укчы. Икенче яртыгыз белән аңлашылмаучанлык туар, шаяруларны дөрес аңламаулары мөмкин.
Кәҗәмөгез. Якыннарыгыз турында кайгыртырга туры килер, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрләр.
Сукояр. Коллектив алдында яңа проектны тәкъдир итәргә туры киләчәк, дулкынлансагыз да, сүзегез үтемле булачак.
Балык. Кичке планнардан баш тартып, ял итегез, чөнки көн дәвамында шалтыратулар һәм аралашулар күп булачак.
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев