Ачык тәрәзә бәласе: 4 яшьлек бала авыр хәлдә
Бу ялларда Алабугада 4 яшьлек кыз бала тәрәзәдән егылып төшкән.
Баланың әнисе ишегалдында булган. Бишенче каттагы фатирда калган бала ачык тәрәзә аша әнисен чакырырга теләгән - тәрәзә төбенә менгән һәм егылып төшкән.
"Баланың хәле бик авыр, - дип бәя биргән табиблар. - Ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды". Баланың эчке органнарына зыян килгән - бавыры өзгәләнгән, башы бик нык имгәнгән.
Кыз имин гаиләдә яшәгән, диелә. Һәрхәлдә, гаилә исәптә тормаган. Шулай да, кайбер шаһитлар, әни кешенең фаҗига вакытында аек булмаганга охшаганлыгын әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев