Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актаныш районындагы 7 егетнең үлеменә китергән коточкыч һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланды [+фото]

Тикшерү фаразлары буенча, "УАЗ" машинасы йөртүче кулдан ясалган күпер аша чыкканда идарәне югалта. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт 11 октябрь иртәсендә булган. 25 яшьлек йөртүче, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кулдан ясалган күпергә керер алдыннан юл катламының үзлекләрен истә тотмаган һәм идарәне югалткан. Шуның аркасында машина су каналына төшеп киткән. Йөртүче...

Тикшерү фаразлары буенча, "УАЗ" машинасы йөртүче кулдан ясалган күпер аша чыкканда идарәне югалта. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт 11 октябрь иртәсендә булган. 25 яшьлек йөртүче, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кулдан ясалган күпергә керер алдыннан юл катламының үзлекләрен истә тотмаган һәм идарәне югалткан. Шуның аркасында машина су каналына төшеп киткән.

Йөртүче һәм андагы алты пассажир бозлы суда тончыгып үлгән. Машинаның җәйге тәгәрмәчтән булуы да әйтелә. Мөгаен, шуның аркасында йөртүче идарәсен югалткандыр да.

Вафат булучыларның гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев