Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алда Яңа ел бәйрәмнәре: салкын тисә нишләргә?

Бөтен кеше бәйрәм итә, күңел ача, җырлый, бии, сыйлана. Ә сез шулвакыт салкын тидереп авырып ятасыз. Температурадан тән яна, йөткертә, төчкертә, тамактан ризык үтми. Тизрәк терелим дип бер-бер артлы дару төймәләре йотмагыз, өзлегүләр килеп чыкмасын өчен дөрес дәваланыгыз. Температураны кайчан төшерергә? Температура 37 градустан аз гына өстәрәк икән, кулга температура...

Бөтен кеше бәйрәм итә, күңел ача, җырлый, бии, сыйлана. Ә сез шулвакыт салкын тидереп авырып ятасыз. Температурадан тән яна, йөткертә, төчкертә, тамактан ризык үтми. Тизрәк терелим дип бер-бер артлы дару төймәләре йотмагыз, өзлегүләр килеп чыкмасын өчен дөрес дәваланыгыз.

Температураны кайчан төшерергә?

Температура 37 градустан аз гына өстәрәк икән, кулга температура төшергеч дарулар алырга уйламагыз да. Андый температура авыру өчен куркыныч түгел, ә менә вируслар, бакте­рияләргә каршы көрәшә. Табиб ОРЗ диагнозы куйган икән, температура 38,5кә күтәрелгәч ке­нә аны төшерү җаен карарга кирәк. Юка одеял ябынып, җи­ңелрәк кием киеп ятыгыз. Аяк-кул­лар­ны җылымса сулы чүп­рәк белән сөртегез, маңгай­га юеш сөлге куегыз.


Дару үләннәре зыянлы да...

Табиб ромашка, пәйгамбәр тырнагы (календула), шалфей, эвкалипт үләннәре төнәтмәсе белән тамак чайкарга, ингаляция ясарга, кайбер очракта эчәргә дә киңәш иткән икән, чаманы онытмагыз. Тик сак булыгыз: ул үләннәр балаларда аллергия китереп чыгарырга мөмкин.


Тәрәзәне ачарга курыкмагыз

Авыру кешегә һава җитмәү­чән. Шуңа күрә әледән-әле тәрә­зәне ачып җилләтегез. Җиһаз­ларны, идәнне юеш чүпрәк бе­лән сөртеп алу да бүлмә һа­васын җиңеләйтә, йөт­керү, төч­керүләрне киметә. Бүл­мәдә җы­лылык - 22-24 градус, дымлылык 60 процент сак­лануы әйбәт.


Антибиотиклар эчәргә ашыкмагыз

ОРЗны респиратор вирусы китереп чыгара. Ә антибиотик­лар аңа тәэсир итми. Бу дарулар үпкә ялкынсыну, отит, синусит ише авыруларга каршы тора алмый. Антибиотикларны табиб билгеләгән оч­ракта, өзлегүләр килеп чыкканда гына эчәләр.


Томауны препаратлар җиңә алмый

Кан тамырларын тарайтучы препаратлар сулыш алуны вакытлыча гына җиңе­ләйтә. То­мауның үзен бетерми. Мондый тамчыларны өч-дүрт көннән артык тамызырга ярамый. Озак кулланганда борын куышлыгы стенасына зыян ки­терә. Ул тамчылар канга се­ңеп, йөрәк тибешен көчәйтергә, артерия кан басымын күтәрер­гә, башны авырттырырга мөм­кин. Борынны юдыру өчен иң яхшы сыекча - диңгез тозы яки аш тозы эретелгән су.


Көчләп ашамагыз

Авырганда аппетит начарлана. Азык эшкәртү процессы энергияне күп ала. Ә авырганда организм бөтен көчен инфек­цияләргә каршы юнәлдерә. Шу­ңа күрә җиңелчә азык-төлеккә - йомырка тәбәсе, тавык шулпасы, майсыз йогырт, пешкән җи­ләк-җимешкә өстенлек бирегез. Чәйне бал, кайнатма, лимон бе­лән эчегез. Ачы-борычлы, кон­сервланган ризыклардан баш тартыгыз.


Йөткергәндә дару булышамы?

Йөткергәндә сулыш юллары бер өлеш вируслардан, бакте­рияләрдән котыла. ОРЗ вакытында йөткерү тиз йомшый. Мондый вакытта дару эчү тыела, чөнки какырык бүленеп чыгарга комачаулый. Коры ютәл вакытында гына табиб дарулар билгеләргә тиеш.


Тәүлек буе ятмагыз

Беренче көннәрдә ятып, йок­лап хәл җыю комачауламас. Икенче, өченче көн­не, температура төшкәч, торып йөреп алыгыз.


Үз белдегегез белән дәваланмагыз

ОРЗ гына, ел да була, дип үз белдегегез белән дәваланма­гыз. Бәлки сездә ангина, скарлатина, дифтерия, пневмония яки менингиттыр? Берничә көн рәт­тән температура төшми икән, һич­шиксез, табибка кү­ренегез. Бер­кемгә дә бәйрәм көннәрендә авырып ятарга язмасын. Әпчи... исәнлеккә, саулыкка...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев