Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әниле кадерле мизгелләр” фотоконкурсына йомгак ясадык

Әниләр көне уңаеннан «Саба таңнары» газетасының ВКонтакте битендә «Әниле кадерле мизгелләр» фотоконкурсын игълан иткән идек. Конкурс шарты буенча катнашучыларга әниләре белән балачакта һәм хәзерге көндә төшкән фотоларын коллаж ясап безгә юлларга кирәк иде.

Барлык  җибәрелгән  фотолар социаль челтәрләрдә урнашты­ры­лып барылды. Өч җиңүчене фо­толарга лайк кую юлы белән ачык­ладык. Явлаштаудан Фаягөл Га­зи­җанова – 248, Казан шәһәреннән Али­нә Госманова – 138, Шекшедән Ми­ләүшә Мөхәммәтҗанова 137 лайк җый­ды­лар һәм җиңүгә ирештеләр. Фаягөл ханым үзенең улы белән төшкән фотоларны юллаган иде. Аның улы август аенда контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә.

“Ул минем бер­дәнбер улым. Май аенда ук хәрби операциягә китәргә теләге барлыгын белдерде. Бик нык карыштым. Тик аның теләге көчлерәк булып чыкты”, – ди ана, күз яшьләре белән. – Саба таңнары” төркемендә конкурс турында игъланны күрдем дә, катнашып карарга булдым. Улым белән кечкенә вакытында һәм хәзерге көннәрдә төшкән фотобызны сезгә җибәрдем”,

– ди Фаягөл Газиҗанова.

“Безнең әни ишле гаиләдә 8нче бала бу­лып дөньяга килгән. Хәзерге көн­дә 5 кызы, 4 кияве, 11 оныгы бар, Әл­һәмдүлилләһ. Аккүл-Бигәнәй авы­­лында әтиебез, апабыз Рәмзия бе­­лән төп йортта гомер итәләр. Бала­ла­­ры, оныкларын сагынып көтеп то­­­­ралар»,

– дип кичерешләрен урт­а­к­лашты Миләүшә Мө­хәм­мәт­җа­нова.

Тагын бер җиңүчебез Алинә Госманова ике бертуган кыз әниләре белән бергә 1997 елда төшкән матур фотосын җибәрде. Ә хәзергесе көндә алар үзләре әни.

Җиңүчеләрнең барысы да редак­циябезгә чакырылып тәбрикләнде һәм ВКонтакте социаль челтәрендә бушка видеокотлау урнаштыру өчен сертификат белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев