Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аны юллар алды…

Бер ел элек бу көнне без Балтачка юл тоткан идек. Көне иртәдән буранлап тора, асфальт юлдан кар себерә… Күрәсе кешеләребезне күреп, эшләребез эшләп, Балтач мәчетендә өйлә намазларын укып, кайтыр юлга кузгалдык. Балтач дусларыбыз борчылып калды: карап кына кайтыгыз, хәерле юллар сезгә…

Юлы чыннан да хәтәр иде… Бөреле тирәсендә машиналар туктаган… Эһ, нидер булган, ашыкканнар… Туктыйбыз. Гадәт шундый. Бәлки берәрсенә ярдәм кирәктер… Йөк машинасына җиңел машина килеп кергән, карар җире калмаган, сытылып беткән тимер күче… Ак карда канга баткан хатын-кыз мәете ята. Йөзенә ак яулыгын каплаганнар. Фура шоферының агарынган йөзе чагылып ала. Борылыш шул… җиңел машинаны уйнаткан да, нәкъ менә каршыга килгән үлем арбасына китереп сылаган… «Иннә иләһи, иннә лиләһи рәҗигун…»

Их, шулчакта ул бичараның Эльвира икәнен белгән булсам! Яши торган кеше! Яшәргә яраткан, тормыш дип җанаткан ахирәтемнең җаннары күкләргә ашкан мәле икәне башка да килеп карамады… Кайткач, дуслар язган авыр хәбәрләрне дә ышанмый укыдым. Аннан ачы салкыннан түгел, көтелмәгән хәбәрдән бөрешеп морг каршында катып торулар, күз яшьләренә сыкталып туган авылына соңгы юлга озатулар…

Бер ел гомер үтеп киткән. Әле һаман да телефонда исемлектә ул… ватсапта елмайган фотосы килеп чыга да… юк-бар мәшәкатьләр белән янып йөргән мәлдә, урынга утырта: тормышның кыйммәтләрен беләсеңме, син, юкмы, ди…

Бер генә хатирә. ТНВда эшләгәндә УНИКСта Яңа ел тамашасы бара… Һәр редакция концерт номерлары әзерләрпгә куштылар. Илшат Әминев белән Миләүшә Айтугановаларны на бис чыгарып җырлаталар… Ә без Фәнис Камалны хан булып киендерәбез дә, аның яраткан хатыннары булып сәхнәдә шәрык биюе биибез… Атна буе репетиция булганын, Эльвираның безне рухландырып торуын әйтергә кирәк. Каян килсен инде бездән шәрык биючеләре… Әмма урыс редакциясеннән Галина Ковальчукны безгә хореограф итеп билгеләде дә (аның тәҗрибәсе бар икән), үз эшен белгән чын продюсер буларак, Эльвирабыз безне атна дигәндә олы сәхнәгә дә чыгарып җибәрде. Камал театрыннан киемнәр алып йөргәннәребез дә хәтердә… Әле бер ай элек кенә муеным авырттырып, корсет белән йөрүемә кармастан, Эльвираның салмак кына, җайлап кына үгетләүләреннән соң, авыртуларны сизми генә җырлап-биеп тә чыктык. Шул көнне ул үзе ипсез егылып, умыртка баганасын авырттырды… Хастаханәләрдә ятты, катлаулы операцияләр кичерде… Әмма беркайчан да сыктап ятканын хәтерләмим… Якты кеше иде… Үзебез генә белгән серләр дә әнә шундый якты… Аны берәү дә башкача хәтерли алмыйдыр…

Казан-Малмыж юлыннан шактый кайткаларга туры килде. Шул урынга туктап, дога укудан башка чара юк. Урыннары җәннәт түрләреннән булса иде мәрхүмкәйнең… Иртәгә тагын юлга чыгасы…

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев