Apple Россиядә 20 миллионнан артык кешене МАХсыз калдырды...
Бу хакта Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев хәбәр итте
App Store дан МАХ мессенджерын бетерү аркасында сервиска керү Россиядә 20 миллионнан артык кулланучыга чик куйды, дип белдерде ПМЭФ барышында цифрлы үсеш министры Максут Шадаев, дип хәбәр итте ТАСС.
Кушымтаның көндәлек аудиториясе Россиядә 60 миллионнан артык кеше, аларның 25-30% ы iOS системалы җайланмалардан файдалана, дип ассызыклады министр. Аның сүзләренчә, корпорациядә мессенджерны бетерүнең бернинди сәбәпләрен дә атамаганнар.
Исегезгә төшерәбез, мессенджер App Store дан кичә кич алынды.
Шулай ук, җитештерүчеләр аны смартфоннан бетермәскә киңәш итәләр, чөнки башкача аны кабат урнаштырып булмаячак. Моннан тыш, смартфонга яңа хәбәрләр һәм шалтыратулар турында хәбәрләр дә килми башлады.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев