Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аракының бер шешәсе 100 сум торырга мөмкин

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аракы бәясын төшерергә тәкъдим итә.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аракының бер шешәсен 100 сумга кадәр төшерергә тәкъдим иткән. Бу хакта ведомствоның сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча Хөкүмәт комиссиясенә докладта әйтелгән, дип яза "Известия". Документта алкоголь базарын җайга салуны камилләштерү турындагы тәкъдимнәр урын алган. Анда "җан башына алкоголь куллану күләме халык сәламәтлеге, җәмәгатьчелекнең әдәплеге һәм әхлаклылыгы өчен әһәмиятле фактор түгел" диелгән. "Үлүчеләр һәм гомер озынлыгы күрсәткечләре дә җан башына кулланган алкоголь күләменә карамый" икән.


Шул ук вакытта төп проблеманың "куллану культурасы һәм шартларына" бәйле булуы билгеләп үтелә. Аны хәл итү өчен легаль аракыны сатып алуны мөмкин кадәр җиңеләйтү тәкъдим ителә. Мондый чараларның максаты - ялган аракы сатучыларга чик кую.

Түрәләр 0,5 литрлы аракының бер шешәсе 100 сумнан артмаска тиеш дип саный. Хәзерге вакытта ул 195 сумга сатыла.

Докладта алкоголь белән берәмләп сату итүгә лицензияләр бирүне дә яңадан карарга тәкъдим ителә. Министрлыкта "авыл территорияләре һәм кечкенә шәһәрләр, зур шәһәрләр һәм федераль дәрәҗәдәге шәһәрләр өчен төрле лицензияләр кертергә" кирәк дип саныйлар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев