Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балигъ булмаган балаларга карата көчләү гамәлләре кылуда гаепләнүче сак астына алынган

Расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше судка юлланган Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне ачыклау буенча өченче бүлегендә 59 яшьлек Николай М.ка карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсенең 3 нче часте (балигъ булмаган затка мөнәсәбәттә җенси характердагы көчләү гамәлләре), 4 нче...

Расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше судка юлланган
Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне ачыклау буенча өченче бүлегендә 59 яшьлек Николай М.ка карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсенең 3 нче часте (балигъ булмаган затка мөнәсәбәттә җенси характердагы көчләү гамәлләре), 4 нче часте (14 яше тулмаган затка мөнәсәбәттә көч кулланып җенси характердагы көчләү гамәлләрен кылу) буенча җинаятьләр кылуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 11 нче июнь көндез М. Казанда, "METRO Cash&Carry" кибетеннән ерак түгел урында, 15 яшьлек укучының артыннан килеп, көч кулланып, аны көчләргә җыена. Зыян күрүче кычкырып, бик каты каршылык күрсәтә. Куркуыннан М. җинаять урыныннан кача.
Моннан тыш, 2014 нче елның көзендә, ир-ат Ибраһимов проспектындагы йортларның берсендә танышында кунакта вакытта, аның юклыгыннан файдаланып, аның 5 яшьлек кызына суга. Аннан соң кызчыкка җенси мөнәсәбәткә керергә тәкъдим итә. Теләге кире кагылгач, М. аңа карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла. Ир-ат баланы куркытып, аңа бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә боера.
М. гаебен танымаган. Тикшерүче үтенече буенча суд тарафыннан аңа мөнәсәбәттә сак астына ябу рәвешендәге чик чарасы сайланган.
Тикшерү җитәрлек күләмдә дәлилләр туплаган, моңа бәйле рәвештә, расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше судка юлланган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев