Башкортстанда 26 яшьлек машина йөртүче пошины бәрдергән һәм үзе дә һәлак булган
Башкортстанның Иглинск районында машина йөртүче юл аркылы чабып чыгып барган пошины бәрдергән һәм үзе дә җитди җәрәхәтләр алып үлгән, дип хәбәр итә БСТ. Әлеге фаҗига төн уртасында Самара - Уфа - Чиләбе трассасының 1502 нче километрында булган. Полиция мәгълүматлары буенча, Чиләбе өлкәсенең 26 яшьлек кешесе, Уфага таба барганда, юлдан йөгереп...
Башкортстанның Иглинск районында машина йөртүче юл аркылы чабып чыгып барган пошины бәрдергән һәм үзе дә җитди җәрәхәтләр алып үлгән, дип хәбәр итә БСТ.
Әлеге фаҗига төн уртасында Самара - Уфа - Чиләбе трассасының 1502 нче километрында булган.
Полиция мәгълүматлары буенча, Чиләбе өлкәсенең 26 яшьлек кешесе, Уфага таба барганда, юлдан йөгереп чыгып барган поши белән бәрелешкән. Көчле бәрелештән соң автомобиль юл кырыена капланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче җитди җәрәхәтләр алган һәм "Ашыгыч ярдәм" машинасында аның гомере өзелгән.
Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев