Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер атна эчендә Татарстанда дуңгыз һәм тавык ите, колбаса кыйммәтләнде

Узган атнада — 7-13 август аралыгында — Татарстанда ит һәм башка продукциягә бәяләр арткан. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Барыннан да бигрәк бәя дуңгыз итенә арткан — +3,78 процент, яки +10,66 сумга. 14 августка бер килограмм ит 287,79 сум тәшкил иткән. Пешерелгән колбасаның килограммы 383,81 сумнан 393,7 сумга кадәр (+2,66 процент) кыйммәтләнгән. Тавык (тавык ботыннан тыш) бәясе 4,46 сумга яки 2,46 процентка, ә көнбагыш маеның литры 2,6 сумга яки 2,33 процентка арткан.

Балалар ризыгы өчен ит консервалары, бүлгәләнмәгән туңдырылган балык, бодай һәм вермишель бер проценттан артык кыйбатланган.

Ә кайбер ризыклар, киресенчә, арзанайган. Бу, күбесенчә, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә кагыла. Мәсәлән, кишернең бәясе 13 проценттан күбрәк — 53,81 сумга кадәр, бәрәңге 12,77 процентка — 34,89 сумга, кыярның бәясе 12,05 процентка — 76,14 сумга кадәр төшкән.

Ит продукциясеннән сосиска һәм сарделькалар, сөт продукциясеннән май, маргарин, эремчек, сыр бераз очсызланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ber-atna-ecenda-tatarstanda-dungyz-ham-tavyk-ite-kolbasa-kyimmatlande-5875157

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев