Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер авылда чебиләр үлеп беткән

Районның бер авылында бройлер чебиләр үлә дигән хәбәр яшен тизлегедәй таралды. Тизәкләре дә канлы икән. Сатучы да кире акчаларын өләшергә мәҗбүр булган. Кош гриппы дигән куркыныч хәбәр таралганда мондый хәл авыл халкын нык шикләндергән. Алай ук микән, Лаеш кошчылык фабрикасы дөрләп яна торды, авыл кешесе кырылып чеби ала торды. Чеби...

Районның бер авылында бройлер чебиләр үлә дигән хәбәр яшен тизлегедәй таралды.
Тизәкләре дә канлы икән. Сатучы да кире акчаларын өләшергә мәҗбүр булган. Кош гриппы дигән куркыныч хәбәр таралганда мондый хәл авыл халкын нык шикләндергән. Алай ук микән, Лаеш кошчылык фабрикасы дөрләп яна торды, авыл кешесе кырылып чеби ала торды. Чеби сатучыларның берсенең дә сату үтми дип зарланганы ишетелмәде.
- Бу хәбәрне без дә ишеттек, - ди чеби сатучыларның берсе. - Чуаш чебиләрен алырга кирәк, ул якларда мондый афәт юк.
Ветхезмәткәрләрдән алынган мәгълүмат буенча, чебиләр эчәкләренә салкын тигәнлектән дә канлы тизәк чыгара икән. Чебешләрне ныгытып җибәрү өчен әрем суы белән эче су әйбәт, диләр алар.
Зөлфия Шакирова

http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/19315

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев