Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне.

Республика җитәкчесе туган көне белән котлаучыларга рәхмәт әйтте

 

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында язылучыларга туган көн белән котлаган өчен рәхмәт әйтте. Бүген республика җитәкчесенә 66 яшь тулды.

«Кадерле дуслар, чын күңелдән котлауларыгыз өчен зур рәхмәт. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык телим. Мин һәрвакыт сезнең белән. Республика, алга! Рәхмәт», - дип язган ул.

 

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын, «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге буенча Мәскәү совет сәүдәсе институтының Казан филиалын тәмамлаган. 1996-1998 елларда – ТР финанс министры, 1998-2010 елларда ТР Премьер-министры вазифасын биләде. 2010 елның мартында республиканы җитәкләде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tugan-kone-belan-kotlaucylarga-raxmat-aitte-5867693

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев