Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда күпкатлы йортта булган шартлауда ир-ат үлгән, җинаять эше кузгатылган

Чаллыда күпкатлы йортта яшәүче ир һәлак булганнан соң, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Автошәһәрнең 38нче комплексының күпкатлы йортларның берсендә шартлау аркасында 21 яшьлек ир-ат һәлак булган.

 

Прокуратура җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

«Һәлакәт урынында шәһәр прокурорының беренче урынбасары Айдар Галиев булган. Фаҗига килеп чыгуның сәбәпләре ачыклана. Күзәтчелек ведомствосы шулай ук йортта яшәүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне, шул исәптән ихтыяҗ булган очракта аларны вакытлыча урнаштыру өчен шартлар тәэмин итүне дә контрольдә тота», - дип сөйләде Руслан Галиев.

Тикшерү комитетында булган хәлнең төрле версияләрен, шул исәптән үз-үзенә кул салу да карала. Хәзерге вакытта, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий мәгълүматы буенча, барлык шартларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре бара. Тикшерү чаралары билгеләнгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/callyda-kupkatly-iortta-sartlauda-ir-at-halak-bulgan-inayat-ese-kuzgatylgan-5868160

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев