Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чокыр-чакырдан “дәва” бар

Яз җитте исә юлда чокырлар барлыкка килә. Бу арада рульдә йөрүчеләрне иң нык борчыган мәсьәлә әнә шул. Юл хәлләре якын арада ук үзгәрмәгәе. Узган елның августында Иҗтимагый халык фронты кесә телефоннары өчен юлдагы “ертык”ларга багышланган махсус кушымта эш­ләде. Әлеге хезмәт ярдә­мендә юлдагы чокыр-ча­кыр­лар турында да, хаталы юл тамгалары турында да тиз арада мәгълүмат җит­керергә мөмкин.

“Кесә телефоннары өчен кушымта ил күләмендә юл хәлләре турында белеп тору, кеше­ләр­нең гозерләрен ишетү һәм ремонт эшләрен башкарган вакытта халык фи­керенә колак салу өчен яхшы чарага әйләнде”, – дип белдергән Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Васильев. Эшне тагын да көчәйтмәк­челәр, кү­рә­сең. Әлеге кушымтага илнең Транспорт министр­лыгы да кушылачак. Ягъни юлчылардан килеп иреш­кән бөтен хәбәр­ләр туры­дан-туры түрәләр өстәленә эләгәчәк дип фаразлана. Бу мәгълүматны министрлыкта да раслаганнар.

 
Россиядәге ике бәланең берсе булган юлларны шул рәвешле генә тәртипкә ки­терә алулары шик уята, әл­бәттә. Әмма, өметсез – шайтан, диләр бит. Иҗти­магый халык фронты мәгъ­лүмат­ларына караганда, кушымта эшли башлаганнан бирле халыктан 2 меңнән артык шикаять кабул иткәннәр. Алар­ның яртысыннан да күбрәге юлдагы чокырлар турында. 400гә якын очракта мәсьә­ләне хәл итә алганнар.

 
Бүген юлларны тәртиптә тотуда ил күләмендә тормышка ашырылучы “Куркынычсыз һәм имин юллар” проектына зур өмет баг­лый­лар. Ул 2024 елга кадәр гамәлдә булачак. Федераль проект кысасында төбәк­ләр дәрәҗәсендәге юлларга 4 триллион 139 миллиард сум акча “түшәячәкләр”, федераль бюджеттан 440 миллиард сум акча тотылачак. Бу эш илнең 104 шә­һәрендә алып барыла. 2017 ел белән чагыштырганда, илдә норматив торыштагы төбәк юллары артачак дип тә көтелә. Хәзер әлеге күр­сәткеч 43 процентны тәш­кил итсә, аны 51 процентка кадәр күтәрмәкчеләр.

Фото: https://pixabay.com | Kasman

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев