Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Чын егетләр"нең - чын егетләрчә: килделәр, күрделәр, җиңеп кайттылар

Кичә, 24 октябрь көнне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән «АК Барс» Яшьләр сараеның концертлар залында Шаяннар һәм тапкырлар клубының «Татар лигасы» уеннары фестивале узды. Фестивальда безнең районнын Саба аграр көллитенең "Чын егетләр" КВН командасы да катнашты. Шулай ук уеннарда Казань, Питрәч, Яр Чаллы, Түбән Кама,...

Кичә, 24 октябрь көнне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән «АК Барс» Яшьләр сараеның концертлар залында Шаяннар һәм тапкырлар клубының «Татар лигасы» уеннары фестивале узды. Фестивальда безнең районнын Саба аграр көллитенең "Чын егетләр" КВН командасы да катнашты. Шулай ук уеннарда Казань, Питрәч, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Балтач һәм Уфадан 20 гә якын команда бар иде. Жюри составына килгәндә, шаяннарның чыгышларына Татарстан Республикасының танылган шәхесләре бәя бирде. Алар арасында татар эстрадасы йолдызы, җырчы Илназ Сафиуллин, Татарстан республикасында КВН «Татар лигасы» уеннарына нигез салучы Фәридә Таштабанова, ЯҖО «КВН РТ» директоры Илдар Фаттахов һәм башкалар бар иде. Сабалыларның мәзәк-миниатюралары башка командаларныкыннан сыйфаты белән дә, куелышы белән дә аерылып торды. Моны тамашачы да, жюри да тиз аңлап алды. Егетләр Казан каласыннан зур җиңү белән каййты - алар Беренче урынга лаек булганнар. Котлыйбыз, егетләр! Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X