Чын "Кар кызы" шундый була: 54 яшьлек ханым кышын җәйге киемнән йөри [+ФОТОЛАР]
Яңалыклар

Чын "Кар кызы" шундый була: 54 яшьлек ханым кышын җәйге киемнән йөри [+ФОТОЛАР]

Күпләр кышкы суыкларны теләр-теләмәс кенә каршы ала.

Ә менә Тольяттида яшәүче 54 яшьлек Галина Кутерева искәрмә булып тора. Кыш аның өчен - бәйрәм! Елның иң салкын вакытында ул киенеп йөрми, җиңелчә, җәйге киемнән йөри.

Криотерапиянең файдасы турында күптән билгеле, әмма аның матурлык салонындагы бәяләре тешли торган. Ә менә Галина шулай ялан өс йөреп, кышын бушлай "криотерапия" ала.


"Мин урамда шулай йөрим, чөнки мин туңмыйм. Миңа кышын салкын, җәен эссе түгел," - ди башкалар эшләп арыганда да ару-талуны белмәүче Галина. Әлеге методика ярдәмендә ул сәламәтлеген ныгытып, күп кенә хроник авырулардан котылган, дип яза woman.ru.

http://shahrikazan.com/


Нет комментариев