Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чишмә суы бигрәк тәмле, эчәсе килеп тора»

Республикабызда игълан ителгән чисталык икеайлыгы кысаларында һәм табигатьне саклау максатыннан Сабаның 2 нче «Әллүки» балалар бакчасының зурлар төркеме балаларына әти-әниләре белән берлектә чишмә буена экскурсия оештырылды.

 Экскурсия барышында нәниләр белән чишмәләрне саклау  турында әңгәмә үткәрелде, балалар чишмә  турында шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук табигый сулыкларны саклау, аларны пычратмаска кирәклеге турында искәртелде, чишмә суының никадәр файдалы булуы аңлатылды. Уен аша суны кадерләү, саклау максатыннан балалар агач кашыклар ярдәмендә чиләкләргә су ташыдылар. Су буенда әниләр балалар белән берлектә татар халык уены "Габдулла" "Гөлбану" ны уйнадылар. Чишмә суын балалар күчтәнәч итеп өйләренә дә алып кайттылар. Балаларның чишмә буена оештырылган сәяхәте бик күңелле узды.

Гөлшат Солтанова,

тәрбияче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев