Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын җәй июньнең 15еннән соң киләчәк дип фаразлый халык синоптигы

Халык әйтсә-хак әйтә

  «Иртүк торсак, бар җирне ап-ак кырау каплаган». Балтач, Азнакай, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр безгә шулай дип яза. Кайчан бетәр бу суык?

  – Бакчада зыян күргән әйберләр юк үзе. Помидор, борычларны өйдән чыгарган идек инде. Утырткан яшелчәләр, виноград, җиләкләрне кичтән яхшылап каплап куйдык. Теплицадагы әйберләргә кырау тимәгән, – ди Яшел Үзән районының Күгеш авылында яшәүче Әлмира апа Шакирова. Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, бу соңгы кырау булырга тиеш. – Балтачта төнлә температура 0 градус иде. Башка кырау булмас инде. Әмма балан чәчәк атканда, май ахыры, июнь башында тагын бер суык булачак әле, – ди Әмир Шәрәфиев. – Бакча җиләге (виктория), куакларга баштан ук зыян килде бит. Апрельдә бик эссе булгач, куаклар яз җитте дип, чәчәк атты. Ике атна туңган килеш утырдылар. Карлыганнарга да суык тиде. Алмагач чәчәкләренә дә файдага түгел бу. Быел уңыш бирүләре икеле. Кайберәүләр бәрәңгеләрен апрельдә үк утырткан иде. Алар ашыкмаганмы икән? Әмир Шәрәфиев белдергәнчә, туфрак 15 градус җылынмыйча, бәрәңге тишелми. Ул ай буе тишелмичә ятарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, туфрак җылынмаган. Бүлбеләренә зыян килеп, бик иртә утыртканнарныкы чыкмаска да мөмкин. «Әллә тупыл мамык очырта башладымы? Җир өсте мамык белән тулган», – дип сораучылар да бар. – Тузганак мамыгы ул, дөньяны шул басты. Июнь ахырында юкә чәчәк атканда гына оча башлый ул. Әлегә юкә суыкта яфрак яра алмый утыра, – дип ачыклык кертте синоптик. Әмир абый чын җәй июньнең 15еннән соң киләчәк дип фаразлый. Җәй әйбәт булыр, дип сөендерә. Май ахыры, июнь башында шактый гына эссе көтеләчәк. «Хәзер яңгырның иң кирәк чагы. Җил һаман төньяк-көнчыгыштан исә. Бабайлар бу салкын җилне яратмый. Туфракны киптерә ул», – ди Әмир Шәрәфиев.

чыганак: «Ватаным Татарстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев