Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диспансерлаштыру чирне иртә ачыклый

Диспансерлаштыру тикшерүе кешедә булырга мөмкин йөрәк-кан тамырлары, онкология, үпкә авыруларын, шикәр чирен иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә.

Профилактик тикшерүләрне үз вакытында һәм даими узу сәламәтлек белән проблемаларны ул тирәнәйгәнче хәл итәргә ярдәм итәчәк. 2018 елда диспансерлаштыру 500дән артык кешенең сәламәтлегендә  төрле тайпылышлар табарга  ярдәм итте. Болар нигездә йөрәк-кан тамырлары, сулыш, ашкайнату юллары авырулары. Моннан тыш меңгә якын балада азканлылык, сулыш органнары, сөяк авырулары табылды һәм дәвалау чаралары  билгеләнде. Тикшерүләр 10ннан артык кешедә яман шешне башлангыч чорында ачыкларга мөмкинлек бирде. Бу саннар үзе үк диспансерлаштыруның әһәмияте турында   сөйли. Авырулары ачык­ланган кешеләрнең  күбесе моңа кадәр үзләрен сәламәт  хис иткәннәр. Быел 1923, 1926 һәм шушы тәртиптә ике елны  калдырып барып, 1998 елгылар тикшерү узарга тиеш. 2019 елның 1 гыйнварыннан Хезмәт кодексына  кертелгән өстәмәләр  кысаларында хәзер диспансеризация үтү өчен хезмәткәргә бер көн түләүле ял бирелә. Аның тикшерү узган вакытта уртача хезмәт хакы саклана.

Фото: https://pixabay.com | jarmoluk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев