Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөньядагы иң симез хатын-кыз биш атнада 140 килограммга ябыккан

Vисырлы Иман Әхмәд Абдулати Һиндстан клиникасында биш атна эчендә 140 килограммга ябыккан. Табиблар фаразлавынча, ул ел ахырына авырлыгын 300 килограммга кадәр киметә алачак, дип хәбәр итә ТАСС. Интенсив ябыгу курсыннан соң аның авырлыгы 358 килограмм тәшкил итә. Абдулатины клиникага февраль аенда махсус рейс белән алып килгәннәр. Табиблар аның ашказанына операция...

Vисырлы Иман Әхмәд Абдулати Һиндстан клиникасында биш атна эчендә 140 килограммга ябыккан. Табиблар фаразлавынча, ул ел ахырына авырлыгын 300 килограммга кадәр киметә алачак, дип хәбәр итә ТАСС.
Интенсив ябыгу курсыннан соң аның авырлыгы 358 килограмм тәшкил итә.
Абдулатины клиникага февраль аенда махсус рейс белән алып килгәннәр. Табиблар аның ашказанына операция ясаган. Шул рәвешле, хатынның ашказаны баштагы үлчәменнән 15 процентка кечерәйгән. Хәзер ул - махсус диетада. Табиблар Иман Әхмәд Абдулатига соя сөте кушылган протеиннарга бай гипонатрийлы сыек ризык бирә.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/19/136997/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев