Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Думада студентлар өчен армиягә барудан берничә тапкыр кичектерү турында карар кабул ителде

Хәзер егетләр, мәктәпкә ничә яшьтә укырга керүләренә дә карамастан, көллият яки магистратурада өзлексез белем алу мөмкинлегенә ия булачак.

Дәүләт Думасы югары уку йортлары студентлары өчен армиягә барудан берничә мәртәбә кичектерү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Закон проектын Федераль Җыенның түбән палатасы каравына Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая, Думаның Оборона комитеты башлыгы Владимир Шаманов һәм аның беренче урынбасары Андрей Красов тапшырды.

Хәзер егетләр, мәктәпкә ничә яшьтә укырга керүләренә дә карамастан, көллият яки магистратурада өзлексез белем алу мөмкинлегенә ия булачак, дип искәртте Ирина Яровая.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин фикеренчә, законга кертелгән төзәтмәләр мәктәптә армиягә барудан бер мәртәбә кичектерү мөмкинлегеннән файдаланган студентларның аны магистратурада укуларын дәвам итү өчен куллана алмавына бәйле гаделсезлекне юкка чыгара.

Узган елның апрелендә Конституция суды магистратурада укучыларга, алар аннан инде ике мәртәбә – мәктәптә һәм бакалавриатта файдалануларына да карамастан, армиягә баруны кичектереп торырга рөхсәт итте.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев