Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экспертлар кайсы һөнәр ияләренең хезмәт хаклары артачагын әйтте

2019 елда Россиядә һәр эш бирүченең бишенчесе (19 процент) хезмәт хакын арттырырга мөмкин дип фаразлый.

Яңа елда ихтыяҗ булган һөнәр ияләренең хезмәт хаклары 5-15 процентка артырга мөмкин. Бу хакта Rabota.ru порталы сораштырулары дәлилли, дип җиткерә Российская газета.

2019 елда Россиядә һәр эш бирүченең бишенчесе (19 процент) хезмәт хакын арттыруны планлаштыра, 25 проценты ачыкламаган әле һәм 56 проценты андый планнары турында әйтми.

Шул ук вакытта HeadHunter.ru порталы экспертлары фикеренчә, бизнес икътисад үсеше түбән булган шартларда чыгымнарны киметергә, премия һәм социаль пакетларны кисәргә мөмкин.

“Яңа елда эшегезне алыштырырга теләсәгез, әлеге факторны исәпкә алыгыз. Премия һәм башка бонуслар исәпкә алынмаган окладлар карагыз”, дип тәкъдим итә DigitalHR агентлыгына нигез салучы Екатерина Гаврилова.

Шул ук вакытта ИТ-индустриядә, гомуми тенденциягә карамастан, хезмәт хаклары үсәчәк. HeadHunter мәгълүматлары нигезендә, хезмәт базарында көтелгән арту - алты процентка, ИТ-өлкәдә ун процентка дип фаразлана.

Топ-менеджерларның хезмәт хаклары соңгы өч елда тотрыклы һәм бу алга таба да сакланачак.
Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X