Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эстониядә Сабан туе узды

8 июльдә эстон шәһәре Маарду стадионында Сабан туе хөрмәтенә зур бәйрәм концерты булды. Маарду әлеге бәйрәмне үткәрүдә озак еллар традицион үзәк булып тора. Биредә күпсанлы татар җәмгыятьләренә 1940нчы елларда ук нигез салынган.Бәйрәм чараларында Эстониядән генә түгел, ерак Азәрбайҗаннан һәм Татарстаннан да кунаклар катнашты.Маарду шәһәре мэры Владимир Архипов TVN телеканалына интервьюда...

8 июльдә эстон шәһәре Маарду стадионында Сабан туе хөрмәтенә зур бәйрәм концерты булды. Маарду әлеге бәйрәмне үткәрүдә озак еллар традицион үзәк булып тора. Биредә күпсанлы татар җәмгыятьләренә 1940нчы елларда ук нигез салынган.Бәйрәм чараларында Эстониядән генә түгел, ерак Азәрбайҗаннан һәм Татарстаннан да кунаклар катнашты.Маарду шәһәре мэры Владимир Архипов TVN телеканалына интервьюда татар җәмгыятенең бердәм булып, бәйрәмне бергә үткәрүләрен, кунакларның ерак Азәрбайҗаннан һәм Татарстаннан да булуын, җирле халыкның татар мәдәнияте тарихын аңлавын һәм бу бәйрәмнең үткәрелү мәйданы киңәя баруын билгеләп үткән.Искәртеп үтик, Сабан туе бәйрәмен халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтү уе Таллинда 2012 елда узган Европа татар яшьләренең II форумында туган. Яшь татарларны ул вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы хуплаган. Сабан туе Эстониядә 1991 елдан бирле үткәрелеп килә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/13/144329/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев