Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәмендә булды

Бәйрәмне Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм республика халыклары Дуслык йорты оештырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республика җитәкчелеге исеменнән Татарстанда яшәүчеләрне төрки һәм иран халыкларының  Яңа ел бәйрәме белән котлады. Ул кичә Казан ипподромының Хан сарае территориясендә Нәүрүз бәйрәмендә булды. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент җитәкчесе Нәүрүз төрки һәм иран халыкларының борынгы бәйрәмнәренең берсе дип искәртте. 2009 елда ул мәдәни мирас исемлегенә кереп, ЮНЕСКО дәрәҗәсендә яклау тапты. 2010 елда Берләшкән милләтләр оешмасы 21 мартны Халыкара Нәүрүз көне дип игълан итте.

Татарстанда шулай ук яз, хезмәт, бәхет һәм өмет бәйрәме билгеләп үтелә, диде Фәрит Мөхәммәтшин. «Һәр йортка Нәүрүз белән шатлык, иминлек, сәламәтлек һәм мәрхәмәтлек килүен телим», – диде ул.

Аннары Ассамблея һәм Татарстан халыклары Дуслык йортының иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка кунаклар белән бергә милли-мәдәни автономия павильонын карады. Анда азәрбайҗан, әфган, казах, кыргыз, башкорт, таҗик, төрекмән, үзбәк һәм төрек милләте вәкилләре милли аш-суларын, көндәлек тормышларын һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.

Бәйрәмне Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм республика халыклары Дуслык йорты оештырды.

 

Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев