Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар кызларына исем тапкан!

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: бүген төнге 01.00 сәгатьтә Казанның 1нче бала тудыру йортында аларның мәхәббәт җимешләре дөньяга килде! Сабыйның авырлыгы - 3460 кг, буе - 53 см. - Баламны яныма салгач, ышанып бетә алмадым. Хисләремне аңлатып биреп булмый. Алла теләсә, тагын бәби алып кайтачакмын! Алай ук куркыныч...

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга: бүген төнге 01.00 сәгатьтә Казанның 1нче бала тудыру йортында аларның мәхәббәт җимешләре дөньяга килде! Сабыйның авырлыгы - 3460 кг, буе - 53 см.

- Баламны яныма салгач, ышанып бетә алмадым. Хисләремне аңлатып биреп булмый. Алла теләсә, тагын бәби алып кайтачакмын! Алай ук куркыныч түгел икән. Кызыбызга Асылбикә дип исем кушарга телибез, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ.


Билгеле булганча, 12 апрельдә Филармониядә узачак "Тамада-шоу" тамашасында Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар да катнашырга тиеш. "Быел йөкле артист кызлар күп. Тамашаның режиссеры Замирә Рәҗәпова авырлы артистларны җыеп, сәхнәгә чыгарырга теләгән иде. Алар арасында мин булмасам да, исән-имин өйгә кайтып, хәл җыеп, килергә тырышырбыз, Алла боерса", - диде Гөлназ Шәрипҗанова.


Без исә Шәрипҗановлар гаиләсен кызлары тууы белән котлыйбыз, гаилә бәхете, иминлек телибез!



Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев