Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәмер куллану геморрой китереп чыгара

Белгечләр әйтүенчә, бүген һәр 100 кешенең 12сенә «геморрой» диагнозы яхшы таныш.

Туры эчәкнең аналь каналында геморрой төеннәре барлыкка китерә торган тамырларның киңәюе белән бәйле бу чир эчәк авырулары арасында 40 процентны алып тора.

Геморрой ир-атларда да, хатын-кызларда да очрый. Шулай да ирләрдә ешрак очравын билгеләп үтәргә кирәк. «Алар табибка йөрергә яратмый, ә хатын-кызлар, теге яки бу чир түгелме икән, дигән шик туган очракта, больницага барып тикшеренергә тырыша», - дип аңлата табиблар бу статистиканың сәбәбен.

Геморрой барлыкка килүгә нәрсә сәбәпче соң:

- эч кату. Бу вакытта туры эчәккә басым арта, шул сәбәпле геморрой төеннәренә күпләп кан китә, әлеге төеннәр зурая һәм геморрой барлыкка килә;

- нәселдәнлек;

- йөклелек, бала табу;

- аз хәрәкәтләнү, күп вакыт утырып тору;

- хәмер куллану. Алкоголь аналь ачыклык янындагы кан тамырларына канны күпләп «куа», ә бу исә геморрой төеннәренең каный башлавына китерергә мөмкин;

- артык авыр әйберләр күтәргәндә дә геморрой төеннәренең чыдатмавы һәм «төртеп чыгуы» ихтимал;

- ачы һәм борычлы ризык;

- эчәклек яки бавырдагы ялкынсыну яки шешләр;

- инфекция.

Геморройның билгеләрен тану җиңел: арт юлдан кан бүленеп чыга башлый, кул белән тотып караганда төенсыман әйберләр беленә, аналь ачыклык турысы кызышып, авыртып тора, шешмәкләнеп китә, лайлалы сыекча бүленеп чыккалый, эч күперү күзәтелә. Күпчелек очракта геморрой әкренләп тарала бара. Башта кызышу, җиңелчә авырту барлыкка килә. Тора-бара авырту көчәя, арт юлдан кан килә башлый, төеннәр чыга.

Чыккан гына вакытында әлеге төеннәрне кире кертүе кыен түгел. Тик «миндә геморрой түгелме икән» дигән шик булып та, табибка күренми йөрү, начар тәмамланырга, тагын да җитдирәк чирләр китереп чыгарырга мөмкин. Мисал өчен, күпләп кан китү, үлекле ялкынсыну, геморрой төеннәре тукымасы некрозы («үлүе»). Некроз булганда, геморрой төеннәре кара төскә керә. Аларны кисеп алу фәкать белгеч тарафыннан һәм тиешле шартлар тудырылган больницада гына башкарылырга тиеш.

Дәвалау дигәндә, белгечләр консерватив ысулны кулланырга тәкъдим итә. Консерватив терапия - чирнең кискенләшү очракларын киметүгә юнәлдерелгән алым ул. Аны хроник геморройның башлангыч чорында да, чирнең актык стадияләрендә дә кулланалар. Консерватив терапия билгеләгәндә табиб профилактика чаралары турында да онытмый. Мисал өчен, геморрой кискенләшмәсен дисәң, ашкайнату тракты эшчәнлеген көйләргә киңәш ителә.

Күпләр геморройга җитди карамый, үзе узар әле, дип, кул гына селти. Андый кешеләр бүген геморрой булган урында иртәгә яман шеш хасил булу ихтималлыгын белеп бетерми, күрәсең. Белсәләр, кичекмәстән табибка күренерләр иде.

beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев