Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәм котлавы

Илнур ХӘБИБУЛЛИН, Саба күптармаклы җитеш­терү предприятиесе директоры:

Хөрмәтле хезмәттәш­ләрем! Мөхтәрәм  ветераннар!  Сезне торак-коммуналь хуҗалыгы хез­мәт­кәрләре көне белән тәб­рик итәм! Бүгенге за­манның уңайлы шартларына кинәнеп яшәү коммуналь хуҗалык хез­мәткәрләреннән башка  һич  мөмкин  түгел. Шәһәр тибындагы бистәбездә тө­­зеклеккә, чисталыкка-пөх­­тәлеккә ирешеп, тормыш алып бару өчен,  шушы тар­макта эшләүче һәр­кемнең тырышлыгы, күңел җылысы, эшкә намуслы ка­рашы кирәк. Сабабызда яшәүчеләр коммуналь хезмәткәрләрнең елның теләсә кайсы фасылында үз эшләренә намус белән карауларын көн дә күрә, осталыкларын таный, рәхмәтле булып яши. Районыбыз үзә­гендә, без көнкүреш  калдыклары  чыгару, су бе­лән тәэмин итү хезмәте   күрсәткән торак пунктларда кешеләрнең көнкүрешен яхшыртуга керткән өле­шегез өчен Сезгә ихластан рәхмәт. Барыгызга  да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мәшәкатьсез көннәр насыйп булсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев