Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КОТОЧКЫЧ ФАҖИГӘ! Төмән өлкәсендәге татар авыллары су астында! [+видео]

Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз һәм Казанлы авылларында яшәгән милләттәшләребез бу көннәрдә котычкыч афәт кичерә - авылдагы хуҗалыклар су астында калып бара.

Авыл халкы әлегә вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз арада түбәндәге әйберләр кирәк:
- бозылмый торган ризыклар
- эчәр өчен чиста су (бутылкаларда)
- кием-салым (төрле яшьтәге кешеләр, шул исәптән балалар өчен)
- урын-җир кирәк яраклары, юрган-мендәрләр, сөлге-тастымаллар (кулланылышта булган да ярый, тик чиста булсыннар).
- финанс ярдәм
Гуманитар ярдәм җыю пунктлары Казанда оештырылды:
1. "Ярдәм" мәчетендә . Адресы - Казан, Серов урамы, 4а йорт. телефон - 223-03-59.
2. Мәрҗәни мәчете. Казан, Каюм Насыйри урамы, 17 йорт. телефон - 2933686
3. Иман нуры мәчете. Казан, Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 йорт. телефон - 8 (919) 647-58-06.
Акчалата ярдәмне җыю өчен Тугызлылар авылларындагы иң хөрмәтле һәм гадел кешеләрнең берсе булган Зарипов Йусуф әфәндене билгеләделәр.
Аның Сбербанк картасының номеры - 639002679010167017, Зарипов Йусуф Айтмухаметович. Теләсә кайсы Сбербанк бүлекчәсеннән яисә банкоматтан шушы номерга акча сала аласыз. Аның телефоны +7 982 133 26 20
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев