Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Шакиров соңгы елда озак авырган һәм хастаханәдә еш яткан

Легендар татар җырчысы бүген 84 нче яшендә вафат булды.

Татарстанның халык артисты, легендар җырчы Илһам Шакиров соңгы елда хастаханәләрдә еш яткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына вәзгыять белән таныш үз чыганагы хәбәр итте.

Легендар татар җырчысы бүген 16.00 сәгатьтә 84 нче яшендә вафат булды.

Илһам Шакиров каты авырый иде, дип әйттеләр Республика клиник хастаханәсендә. «Республика клиник хастаханәсе коллективы тирән кайгы белән Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның вафаты турында хәбәр итә. Ул 84 нче яшендә озак вакытлы каты авырудан вафат булды», – дип хәбәр итте РКБ баш табибының медицина буенча урынбасары Раиса Гуслякова.

«Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының, аның талантын ихтирам итүчеләрнең кайгысын уртаклашабыз. Ул мәңге безнең йөрәкләрдә калачак», - диде Раиса Гуслякова.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев