Инфантино: Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан ул
Халыкара футбол федерациясе президенты спортның әлеге төрен яратучыларны Татарстан башкаласына Дөнья чемпионатына чакырды. (Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Казан - футбол шәһәре, анда Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте кушылып, спорт бәйрәмен бер-берсе белән татулыкта үткәрә беләләр. Бу хакта Португалия - Чили матчыннан соң Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино җиткерде. "Казан -...
Халыкара футбол федерациясе президенты спортның әлеге төрен яратучыларны Татарстан башкаласына Дөнья чемпионатына чакырды.
(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Казан - футбол шәһәре, анда Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәнияте кушылып, спорт бәйрәмен бер-берсе белән татулыкта үткәрә беләләр. Бу хакта Португалия - Чили матчыннан соң Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино җиткерде.
"Казан - спорт шәһәре, бу безгә билгеле инде. Шунысын да өстәргә кирәк, ул - футбол шәһәре дә. Моннан тыш, Казан һәм Татарстанны дөньяга бай мәдәниятле һәм тарихлы төбәк буларак ачу кирәк. Минем өчен Казан - Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятен берләштерүче казан буларак ачылды. Биредә спорт бәйрәмен бер-берсе белән татулыкта үткәрә, шунда "яши" беләләр. Бу бар дөньяга, футбол дөньясына реклама: Дөнья кубогы вакытында Казанга килергә була", - дип билгеләп үтте Инфантино.
Искәртеп үтик, кичә Казанда "Казан Арена" стадионында Конфедерацияләр Кубогы ярымфинал матчы үтте. Анда Чили пенальти буенча Португалия командасын 3:0 исәбе белән отты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев