Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитәкчеләрне 30 елдан соң да җавапка тартырга була

Бәхетсезлек очракларын яшереп калдырулар да булгалый. Һәрвакытта да җитәкчелеккә каршы барып та булмый, эшне югалтудан куркабыз.

Шул курку, вәгъдәләргә ышану аркасында барысыннан да, хәтта якыннарыбыздан да колак кагарга мөмкин.

- Андыйлар да мөрәҗәгать итә . Без шундый өч очракны тикшерәбез. Дөресен әйтергә кирәк, хәзер законга каршы барырга тырышмыйлар. Чөнки хезмәткәрләр үзләре килә. Бәхетсезлек очрагына юлыккан кешенең бүген хәле әйбәт, ә берничә елдан соң начарланып китүе дә бар. 20-35 ел элек булган теләсә нинди бәхетсезлек очрагын тикшерергә була Узган ел 1989 елда булган очракны тикшердек. Әлеге юл-транспорт вакыйгасына суд системасын да эшкә җиктек, кеше хокукы торгызылды. Бәхетсезлек очраклары тикшерелгән барлык материаллар архивта 45 елга кадәр сакланырга тиеш. Әгәр ул бәхетсезлек очрагы буларак теркәлмәгән булса, без шаһитлар эзлибез, сораштырабыз, - диде Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге начальнигы-баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев