Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабат кош гриппы килә

Россельхознадзор Русия территориясенә чираттагы мәртәбә кош гриппы үтеп керү куркынычлыгы барлыгын кисәтте.

"2016 елда дөньяда кош гриппы буенча хәлләр кискенләште, шул сәбәпле әлеге вирус безнең илдәге йорт кошларына да килеп җитәргә мөмкин", - диелә ведомствоның хәбәрендә.

2014 елда безне Н5N1 дигәне котны алса, быел исә яңа төрле - Н5N8 формулалы вирус чыккан. Ноябрь аенда ул Венгриядә, Австриядә, Германиядә, Һиндстанда, Израильдә, Польшада, Швейцариядә, Хорватиядә, Голландиядә һәм Даниядә шактый гына йорт кошларының һәм киек кошларның башына җиткән икән.

Россельхознадзор эре кошчылык фабрикаларына биологик саклау ысулларын көчәйтергә, ә хуҗалыкларында тавык-каз асраучыларга, киек кошлар белән контактка кермәс өчен, аларны ябуда тотарга киңәш итә.

http://arskmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев