Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камил Сәмигуллин: Татар телен, иске имлябызны өйрәнсәк, борынгы китапларны укый алачакбыз

"Без - дөньяда беренчеләрдән булып Коръән бастырган милләт, бу бит - зур горурлык", - дигән мөфти.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районы халкы һәм мәхәллә әгъзалары белән очрашуда татар телен, иске имлябызны өйрәнергә чакырган. Шуның ярдәмендә борынгы китапларны уку мөмкинлеге барын аңлаткан. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мтбугат хезмәет хәбәр итте.

"Татар телендә борынгы алты төрле Коръән тәфсирләребез бар. Һәрберебез дә гарәпчәне өйрәнә алмый, ул катлаулы тел. Сөйләшергә өйрәнсәк тә, китап укый алмыйбыз. Ләкин татар телебезне, иске имлябызны өйрәнә алсак, борынгы китапларыбызны укый алачакбыз", - дигән мөфти.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, район өммәте белән күрешкән, җомга намазын уздырган. Район халкы һәм мәхәллә әгъзалары белән очрашу Питрәч Үзәк мәчетендә булган.

Хәзрәт Сөннәтне саклау, әһле сөннәт вәл-җәмәгать юлыннан тайпылмау, татар дини мирасын торгызу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру һ.б. багышланган вәгазь сөйләгән. Мөфти татар телен һәм милли үзенчәлекләрне саклау һәм өйрәнү әһәмиятенә дә тукталды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Инкыйлабка кадәр Казаныбызда гына да утыз мең китап басылып чыккан, дигән мәгълүмат бар. Ислам гыйлеменең барлык өлкәләре буенча иске имля белән татарча язылган хезмәтләр дә билгеле, дип аңлаткан ул.

Мөфти хәзрәт дөньяда беренче Коръәннең Казанда басылуын искә төшергән. Иске китапларда, хәтта гарәп телендәге чыганакларда булган гыйбарәне сөйләгән. "Коръән иңгән – Хиҗазда, матур иттереп язылган – Истанбулда, гүзәл иттереп укылган – Каһирәдә, беренче мәртәбә басылган – Казанда". "Без - дөньяда беренчеләрдән булып Коръән бастырган милләт, бу бит - зур горурлык", - дигән ул.

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    шулай