Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Караңгылык турында нәрсә беләсез соң сез!?"

Мин аның белән ике елдан артык таныш, бу инде 750 көннән күбрәк дигән сүз... Һәркөнне ул елмаеп яши. Һәрбер яшүсмер төсле үк ул төрле әйберләр белән шөгыльләнә, шаяра, камилләшә... Мөселман буларак изге Коръәнне өйрәнде, яттан белә. Әмма безнең төсле түгел, ә Луи Брайль системасы буенча. Ул бармак очлары белән укый,...

Мин аның белән ике елдан артык таныш, бу инде 750 көннән күбрәк дигән сүз... Һәркөнне ул елмаеп яши. Һәрбер яшүсмер төсле үк ул төрле әйберләр белән шөгыльләнә, шаяра, камилләшә... Мөселман буларак изге Коръәнне өйрәнде, яттан белә. Әмма безнең төсле түгел, ә Луи Брайль системасы буенча. Ул бармак очлары белән укый, кешеләрне йөрәге аша күрә һәм сизә.

Бервакыт күзләре күрмәүчеләр өчен оештырылган курслар булганда без театрга бардык. Кинәт кенә ут сүнде, автобус эченә караңгылык иңде һәм без төнге шәһәрне күзәтеп бардык.

Берничә минут үтте һәм транспорт эчендәге күрүче кешеләр ут булмауга үзләренең канәгатьсезлекләрен белдерә башлады. Кәефсез рухта башланган әңгәмә бәлки озакка сузылган булыр иде... Тик Имран авызыннан мондый сүзләр яңгырады: "Караңгылык турында нәрсә беләсез соң сез!?"

...Озакка сузылган тынлык урнашты. Чөнки бу сорауга җавап көтелми иде. Бар кеше уйга калды һәм юлларын эндәшми дәвам итте.

Күптән түгел Имран дусты булышлыгы белән Инстаграмда үз сәхифәсен алып бара башлады.

Язылыгыз дуслар, аңа күңелле булачак һәм шушы язмамны укыган күзләрегезне кадерләгез, күпләр бер тапкыр да кояшны күрми!

Имранның сәхифәсенә сылтама --- >> https://www.instagram.com/imran_shibugaev/

Лилия Сәлахетдинова.

http://tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев