Картлыкның да үз яме
Бу көннәрдә Төбәк авылында яшәүче Корбанбикә Гыйльфан кызы Мәрданова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Президент Владимир Путинның Котлау хатын алды.
Корбанбикә Мәрданова Төбәк авылында туган. 1938 елда укырга кереп, 1945 елда авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлый. «Ул заманда китап-дәфтәрләргә кытлык, сумка юк, китапларның булганнарын яулыкка төреп йөрдек. Кияргә кием дә, ашарга да юк, нәрсә бар, шуны киеп укыдык. Черек бәрәңге, алабутадан күмәч катырып ашадык. Яз көне күтәртмәле чабата киеп йөри идек. Мәктәпне тәмамлауга урман кисәргә йөрттеләр, җәй көне әниләр белән урак урып, учма бәйләдек. 10-13 яшьләрдә колхозда эшләдек”, – дип искә ала Корбанбикә апа. 1956 елда Төбәк авылы егете Кәнәфи Мәрданов белән гаилә корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Корбанбикә апа 1955-1986 елларда элеккеге “Победа” колхозында умартачы ярдәмчесе, соңрак “Кибәче” совхозында умартачы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да эшен дәвам итә. Бүгенге көндә Корбанбикә апа Төбәк авылында улы һәм килене тәрбиясендә оныкларына куанып гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев