Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Касым-Жомарт Токаев Казахстан Президенты вазифасына кереште

Парламент палаталарының уртак утырышында сәясәтче ил халкына ант бирде.

Касым-Жомарт Токаев Парламент палаталарының уртак утырышында ил халкына ант бирде һәм Казахстан Президенты вазифасына кереште. Бу хакта парламентның матбугат үзәгеннән ТАСС корреспонденты хәбәр итте.

"Казахстан халкына тугры хезмәт итәргә, Казахстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын төгәл үтәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә, миңа йөкләнгән Казахстан Республикасы Президенты вазифаларын намус белән үтәргә тантаналы рәвештә ант итәм", - диде Токаев.

Тантана ахырында республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Берик Имашев Токаевка Казахстан Президенты таныклыгын тапшырды.

Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев сишәмбе, 19 мартта, дәүләт башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән төшерүен белдерде. Шул ук вакытта ул республика Куркынычсызлык Советы Рәисе, "Нур Отан" ("Ватан нуры") партиясе рәисе, Конституция советы әгъзасы булып калачак.

Фото: https://pixabay.com | OpenClipart-Vectors

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев