Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан музее 1 сумлык әйберләр белән шыплап тулган

Казанның Социалистик көнкүреш музее "Бер тәңкә" ("Рублевка") дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә. Ул сумның 700 еллык юбилее уңаеннан оештырыла.

Күргәзмә экспозициясе СССРда ХХ гасырның 70-80 елларында җитештерелгән һәм ул елларда 1 сум бәяләнгән әйберләрдән тора. Әлеге фикерне үз вакытында "Ленинград" төркеме лидеры Сергей Шнуров тәкъдим иткән булган. Музейга беренче экспонат - үзенең туган шәһәрендә җитештерелгән 1 сумлык "Ленинград" дигән лезвиеләр җыелмасын да нәкъ менә ул бүләк иткән.

Музейда күренекле музыкантлар бүләк иткән предметлар моның белән генә чикләнми. Актер, рәссам һәм музыкант Сергей Бугаев, мәсәлән, күргәзмәгә теләктәшлек белдереп, үзенең балачагыннан сакланган уенчык пистолет бүләк иткән. Музейдагы күргәзмәдә - шикәр-рафинад тартмасы, "Турист" дигән карандашлар савыты, "Малыш" балалар хоккей кәшәкәсе, "Норка" кремы, "Кругозор" музыкаль журналы, балык чистарту җайланмасы, "миньон" - винил пластинкасын, "Сведловск" фонарь-брелок, пилмән ясый торган савыт, видеосалонга билетлар, "Буратино" авто-карандашы, уенчык иттарткыч та урын алган.

Музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов сүзләренчә, СССР заманында 1 сум бәяләнгән әйберләрне туплау эше җиңел булмаган. Моның өчен берничә ел сарыф ителгән.

Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге күргәзмә моңа кадәр чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә тәкъдим ителгән булган инде. Казанда ул бүгеннән 15 апрельгә кадәр ачык булачак.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев