Казан зооботаника бакчасында Минтимер Шәймиев бүләк иткән канатлы барс үлгән
Казан зооботаника бакчасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән канатлы барс үлгән. Әлеге хәбәрне зоопаркның матбугат хезмәте дә раслады. 12 яшьлек Тамерланда онкологик авыру булган. Ул 23 февральдә зоопаркка килүчеләр күз каршында җан биргән. "Бу безнең өчен зур югалту, - ди канатлы барсның үлемен Казан зооботаника бакчасы җәмәгатьчелек белән...
Казан зооботаника бакчасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән канатлы барс үлгән. Әлеге хәбәрне зоопаркның матбугат хезмәте дә раслады.
12 яшьлек Тамерланда онкологик авыру булган. Ул 23 февральдә зоопаркка килүчеләр күз каршында җан биргән.
"Бу безнең өчен зур югалту, - ди канатлы барсның үлемен Казан зооботаника бакчасы җәмәгатьчелек белән элемтә белгече Энҗе Галиәхмәтова. - Ул бездә озак вакыт яшәде, барыбыз да кайгыра, шуңа да икенче барс алу мәсьәләсе әлегә каралмый".
http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/02/136003/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев