Тәртип сакчылары шәһәр үзәгендә кортежны туктатып, пистолеттан аткан кешене тоткарлаганнар.
Гаепләнүче шатлыктан һавага гына аттым дип сөйләгән. Тик әлеге аклану аны гаебеннән азат итмәгән. Тәртип сакчылары аның травматик пистолетын алып, полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Казан үзәгендә туй кортежында баручылар атыш оештырган, дип хәбәр итә "Эфир-24".
Нет комментариев