Казанда Төркиягә очучы самолет экстрен рәвештә җиргә төшкән
«Казан» халыкара аэропортыннан Төркиягә юнәлгән самолет, күтәрелеп аз гына вакыт узгач, ашыгыч рәвештә кире җиргә төшәргә мәҗбүр булган. Әлеге карар очкыч кошлар көтүе белән бәрелешү белән бәйле кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ»га аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр иткән. «Күтәрелеп 30 минут узганнан соң, 1 километр биеклектә Казан - Анталия...
«Казан» халыкара аэропортыннан Төркиягә юнәлгән самолет, күтәрелеп аз гына вакыт узгач, ашыгыч рәвештә кире җиргә төшәргә мәҗбүр булган. Әлеге карар очкыч кошлар көтүе белән бәрелешү белән бәйле кабул ителә.
Бу хакта «Татар-информ»га аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр иткән.
«Күтәрелеп 30 минут узганнан соң, 1 километр биеклектә Казан - Анталия рейсын башкаручы самолет кошлар көтүе белән бәрелешә. Экипаж очкычны тикшерү максатыннан аэропортка кире кайтырга карар кыла», - дип сөйләде Гатауллин.
Очычны экипаж һәм техниклар тикшергән - зыян килгән урыннары табылмаган. Самолет планлаштырган маршрут буенча яңадан очачак диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев