Озакка сузылган аномаль җылылык бу атна ахырында Татарстаннан китә. Арктикадан салкын һава агымнары килү нәтиҗәсендә яңгыр явачак һәм сизелерлек суытачак.
Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Быел сентябрь бик җылы, климатик нормадан 3,5 градуска югарырак булды. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура нормада 7 градуска якын тәшкил итәргә тиеш, әмма әлегә ул югарырак. Тиздән һава торышының характеры үзгәрәчәк, Арктикадан салкын һава агымнары килү нәтиҗәсендә шәһәрдә киләсе атна башында суытачак», - дип ачыклык кертте ул.
Галим сүзләренчә, киләсе атнада республикада урыны белән бераз кар яварга һәм туфракта кырау күзәтелергә мөмкин. Мисал өчен, дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Казанда һава температурасы +1 градуска кадәр түбәнәячәк.
«Бу – җир өслегендәге температура, ә өстә күпкә салкынрак. Әгәр кайдадыр явым-төшем күзәтелә икән, ул җепшек кар рәвешендә булачак», - дип искәртте КФУ профессоры.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kfu-professory-arktikadan-salkyn-hava-agymnary-kilue-kyrau-ham-kar-xakynda-kisatte-5877296
фото: https://ru.freepik.com/
Нет комментариев